Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдиновадан киптерелгән помидор рецепты

Помидорны 4-5 сәгать киптерергә кирәк булачак.

news_top_970_100
Диләрә Илалетдиновадан киптерелгән помидор рецепты
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

Җырчы Диләрә Илалетдиновадан кипкән помидор (валеный помидор) рецептын тәкъдим итәбез.

Бу ризыкны әзерләү өчен уртача яки ваграк помидорларны алырга кирәк. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм икегә киселгән помидорларны тезеп чыгарга кирәк. Помидор өстенә тәмләткечләр (Итальянские травы) яки тоз, шикәр комы, борыч сибәргә мөмкин.

170 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут тотарга, аннары температураны 100 градуска кадәр төшерергә һәм 4-5 сәгать киптерергә.

Помидорлар коры түгел, ә йомшак булырга тиеш.

Аннары стерильләштерелгән банкаларга помидор кисәкләрен тутырырга, сарымсак, җылы зәйтүн яки үсемлек мае салып тимер капкачын ябып куярга.

Мондый помидор алты ай саклана.

Табынга балык һәм кош ите белән бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100