Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдиновадан хачапури рецепты

Пешкән хачапурины майларга онытмагыз.

news_top_970_100
Диләрә Илалетдиновадан хачапури рецепты
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

Хачапури өчен ингредиентлар: 150 мл җылы сөт, бер бал калагы коры чүпрә, 1 бал калагы шикәр комы, 300 грамм он, 1 бөтен йомырка, 1 йомырка агы (сарысын майларга калдырырга), тоз, 2 аш калагы үсемлек мае, 300 грамм сулугуни сыры.

Эш барышы: җылы сөткә шикәр комы һәм чүпрә салырга, берничә минутка калдырырга.

Онны иләргә, бер йомырка белән тоз салырга;

Камырны бер сәгатькә кабарырга калдырырга;

Сырны угычтан уарга;

Камырны кул белән бераз изәргә һәм җәяргә. Уртасына сыр шарчыгы куярга һәм камырны пәрәмәч ясаган кебек җыярга. Җыелган ягын аска калдырып, 0,8-1 см итеп җәяргә;

Хачапурины йомырка сарысы белән майларга һәм өстенә бераз сыр сибәргә. 180 градуска кадәр кызган духовкада 15 минут пешерергә.

Духовкадан алгач, атланмай белән майларга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100