Диләрә Илалетдиновадан эремчек запеканкасы рецепты
«Пешергәндә вакытка түгел, әзерлегенә карыйм», — ди җырчы.
Запеканка өчен 1 кг эремчек, 4 йомырка, бераз тоз, шикәр комы, 500 грамм кибет каймагы, 4 аш кашыгы манный ярмасы, ванилин кирәк булачак.
Ингредиентларны яхшылап болгатырга. Манный ярмасы бүртсен өчен 30 минутка калдырырга. Аннары блендер белән тугларга.
Төбе майланган табага массаны салырга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 30-40 минут пешерергә.