Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләрә Илалетдинова: «Һәр көнне төш күрәм»

Җырчы Инстаграм сәхифәсендә үзе турында 7 фактны язган.

news_top_970_100
Диләрә Илалетдинова: «Һәр көнне төш күрәм»
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

Җырчы Диләрә Илалетдинова гаиләсе белән төшкән матур фото куйган. Ә фото янына үзе турында җиде факт язган.

  1. Макияжны юмыйча йоклап китә алмыйм. Бик соң кайткан очракта да битне юып ятам.
  2. Кечкенә мендәрдә йоклыйм, юкса, иртән «исәнме, хондроз» була.
  3. Мин нык туңа торган кеше, өстемә аерым мамык юрган ябып йоклыйм.
  4. Үзем генә йокларга куркам.
  5. Чиста урын-җирне яратам, порошок һәм кондиционер исе килеп торганны яратмыйм.
  6. Тиз генә йоклап китә алмыйм. Узган көнгә нәтиҗә ясыйм, киләсе көнгә план төзим. Дога укыйм.
  7. Һәрвакыт төш күрәм. Минем төшләрне бик сирәк күргән танышларым бар. Әгәр төш күрәсең икән, баш мие җитәрлек дәрәҗәдә ял итми диләр.

Инстачылар арасында бу фактлар буенча үзләрен танучылар бар.

«Минем мием беркайчан да ял итми бугай. Көн саен 100 төрле төш күрәм», — дип комментарий калдырган җырчы Ильмира Нәгыймова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100