Диләрә Илалетдинова мәрхүмә әнисенең телефон номерын әле дә хәтерли
«Аларсыз бик авыр», — дип сагышын уртаклаша җырчы.
Диләрә Илалетдинова мәрхүмә әнисен сагынып искә алган. Сагышлы уйларын ул инстаграмдагы сәхифәсенә язган һәм әнисе белән төшкән фотосын куйган.
«Әнием, син безнең арадан киткәнгә инде 6ер ел булган икән. Ә мин бүгенгедәй хәтерлим синең көлүеңне, киңәшләреңне, тормышка яратып каравыңны. Син бит гөлләрең белән дә аеруча яратып сөйләштең.
Мин сине шундый сагынам, юксынам. Хәзер үзем дә әни булгач, әти белән син миңа аеруча кирәк бит.
Даниярны ничек яратканыгызны күзаллыйм. Көненә дүртәр шалтырата идек бер-беребезгә, һаман телефон номерыңны хәтерлим, ләкин башка чит кеше ала аны.
Әтием, әнием, мин сезгә мең рәхмәтлемен, улыма да шундый тәрбия бирә алсам иде, Раббым.
Минем сүзләрем дога булып ирешсен, Раббым.
Төшләремә кереп аралашудан, киңәшләрегезне бирүдән берүк туктамагыз.
Әти-әниләрегезне исән чакта кадерләгез, шалтыратып торыгыз, кайтыр җирегез булганда кайтыгыз. Аннары үкенечкә калмасын. Аларсыз бик авыр.
Шалтыратып, барып килер идем. Юк элемтәбез, бик кызганыч», — дип яза Диләрә.
Инстачылар «авыр туфрагы җиңел булсын», диләр, Диләрәгә юату сүзләре язалар.