Дилә Нигъмәтуллинаның сеңлесе кияүгә чыккан
Дилә Нигъмәтуллинаның сеңлесе кияүгә чыккан
Эльмира - Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиналарның туганнан туган сеңлесе. "Бертуган булмаса да, үз туганым кебек якын миңа сеңелем", - дип сөйләде Дилә "Интертат"ка."Эльмира заправкада эшли, без аны "Королева бензоколонки" дип йөртәбез. Айрат - Тольятти егете. Ул бензин салырга килгәч, Эльмираны ошатып, номерын сораган. Аннан соң 1,5 очрашып йөргәннән соң өйләнештеләр", - дип сөйләде Дилә.Без яшьләрне никахлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!