Дилә Нигъмәтуллинаның кызы мактауны ничек кабул иткән?
Дилә кызы Сәфинәнең фотосын инстаграмга урнаштырган.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кызы Сәфинәнең фотосын инстаграмга урнаштырган. Сәфинә пилмән тотып төшкән.
"Аллага шөкер, эшкә ярый башладың инде", - дип әйтә торган иде әбием миңа, кечкенә чакта аңа булыша башлагач. Ә миңа шундый рәхәт иде мине мактагач. Тагы да дәртләнеп эшләргә тотына идем. Бүген дә Сәфинәне мактаган идем, кызып китеп әнә ничәне бөгеп ташлады. Бер вак тояк әйбер кебек, ә барыбер күңелгә рәхәт. Әниләр шундый инде ул. Мактанып язу түгел. Истәлеккә генә бу фотоны монда калдырыйм әле", - дип язган Дилә.
Диләнең инстадашлары Сәфинә ясаган пилмәннәрнең бик матур булуына сокланалар.