Дилә Нигъмәтуллинаны иреннән аерылган дип шикләнәләр: кызы диңгездә әнисеннән аерым, әтисе белән булган
Дилә Нигъмәтуллина кызы диңгезгә ялга китәр алдыннан да, кайткач та фотога төшереп, инстаграмга куйды.
![Дилә Нигъмәтуллинаны иреннән аерылган дип шикләнәләр: кызы диңгездә әнисеннән аерым, әтисе белән булган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/9/4/f4f833624de61b864ecf5ace7d2c47364d913049006d5e569d68a85985c1.jpg)
"Сәфинә туганнан бирле диңгезгә аннан башка ял итәргә барган юк иде. Ә бу юлы ул үзе миннән башка китте. «Мин сиңа фотоларны җибәреп торырмын, әни, борчылма»,- диде", - дип язган иде Дилә Нигъмәтуллина.
Укучыларны Диләнең кызыннан башка ял итүе бик кызыксындырган. "Нишләп ирегез белән бер төшмисез? Аерылмадыгыздыр ич, Дилә?" - дип сораган укучылар.
Дилә, кызы ялдан кайтканнан соң да фотосын урнаштырган. "Кайтты минем җимешем!!! Эмоцияләре эченә сыймый! «Иртәгә сөйләрсен, йокла», - дим. Бүлмәсеннән шыпырт кына чыкты да, минем янга кереп тагын нидер сөйли башлады. Сөйли-сөйли, йоклап та китте", - дип язган ул.
Укучылар бу постны да тынычлыкта калдырмаган: "Нигә сез бергә ял итмисез?" - дигән сорау биргән.
Дилә шәхси тормышы белән кызыксынучыларга җавап бирмәгән.