Дилә Нигъмәтуллинаның гитара уйнап бала йоклатуын ошатмаганнар
Дилә Нигъмәтуллинаның гитара уйнап бала йоклатуын ошатмаганнар
Җырчы гитара уйный, кызы диванда ята. "Ә сез балагызны ничек йоклатасыз?" - дип сораган Дилә.
Инстаграмдагы осталар баланы ничек йоклатырга кирәклеге хакында киңәшләре белән бүлешмичә кала алмаган, билгеле.
Инстаграмдагы осталар баланы ничек йоклатырга кирәклеге хакында киңәшләре белән бүлешмичә кала алмаган, билгеле.
"Гитарада уйнарга өйрәнергә кирәк, Дилә. Чәчкәдән үрнәк ал. Баланы гитара белән йоклатмыйлар".
"Ярар", - дип җавап биргән Дилә.
"Ни җәйгән урын өстендә түгел, аяк астында, вокзалдагы кебек?"
"Шулаймыни? Белмәгән идем бит. Ярар, шулай эшләрмен икенче тапкыр. Әлегә кадәр гел аяк астында йоклата идем баланы", - дигән Дилә.
"Нигә татарлар барысын да турыдан туры аңлый икән? Ул бит күчмә мәгънәдә әйткән, ә сезгә мендәр-юрган кирәк..." - дип җавап язган моңа бер дусты.