Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаны фотода дөрес төшмәүдә гаеплиләр: «Бу гөнаһ!»

Җырчы абыйсы Булат Нигъмәтуллин белән төшкән фото куйган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллинаны фотода дөрес төшмәүдә гаеплиләр: «Бу гөнаһ!»
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина карап торышка бер гаепсез фото куйган. Әмма виртуаль дусларының берсе җырчыны кулын дөрес куеп төшмәвен язган.

«Без мөселманнарда кулны кендектән аскы якта тоту гөнаһ. Сезнең күргәнегез бардыр, элегрәк кулны я артка куялар иде, я алга кендектән өскә», дип язган ул.

«Нәрсә ярамый, нәрсә ярый аны инде һәр кеше үзе билгели. Гөнаһсыз кеше юк», дип җавап биргән җырчы.

Диләне инстадуслары да яклап чыккан. Бу комментарийны калдырган ханымга ачулары килгән.

«Сез нәрсә сөйлисез. Уф! Гөнаһсыз мөселманны күрсәтегез әле миңа»;

«Әйтәм аны дуңгыз мае ашамыйлар, тәмәке дә тартмыйлар, аракыны турында сүз дә әйтмим инде! Тапкансыз нәрсә сөйләргә»;

«Аллам, үләм мин бу комментарийларны укып. Сез бигрәк белгеч икән! Беләсезме, белмисезме — өйрәтәсез, тыкшынасыз! Акыл сатып утырмагыз монда, мөселман кешесенә килешми! Үзегезне тикшерегез!».

_ Хәерле кичләр Сезгә, дусларым! Бүген Нягань шәһәрендә булдык. Тамашачылар арасында да минем инстаграм дусларым бар иде! Әйдәгез әле танышып, аралашып алыйк. Сез кайсы яклардан, чит төбәкләрдән? Хәрберегезгә дә җавап кайтарырга тырышырмын! _____________________________ Добрый вечер, мои дорогие! Сегодня выступали в городе Нягань. Я всегда спрашиваю, есть ли среди зрителей мои подписчики. И радует, что в каждом городе Вас много! А давайте, познакомимся и пообщаемся. Из каких Вы городов и стран? Я постараюсь уделить внимание каждому из Вас! #булатдилянигматуллиннар #гастроли #любимыеподписчики #мойинстамир #спасибочтовыснами

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100