Дилә Нигъмәтуллинадан ясмык кәтлите
Кәтлиткә үзегез яраткан тәмләткечләрне салырга мөмкин.
Яшел ясмыкны (сарысы да ярый) төнгә суга салып калдырырга.
Суган, сарымсак, яшеллек турарга һәм блендерда вакларга. Кәтлитләр кабарып торсын өчен бер йомырка һәм сода, тоз салырга.
Кәтлит формасына китергәч, эретелгән атланмай, кокос мае, туң майда кыздырырга тәкъдим итәм.