Дилә Нигъмәтуллина суганлы банан әзерләүне видео төшереп күрсәткән. «Бер суганны боҗралап яки ярымбоҗралап турыйбыз. Кызгылт төскә кергәнче, кокос маенда кыздырабыз. Шул суган өстенә туралган 2-3 банан салабыз. Аз гына тоз сибеп, тагын биш минут кыздырабыз. Кыздырылган бананны салкын килеш аерым ризык буларак та, гарнир яки иткә өстәмә буларак та кулланырга була.
Бананның артык өлгермәгән, хәтта яшькелт төстәгесен алыгыз. Гурманнар аз гына карри да өсти ала. Бу ризык ит фаршы белән дә тәмле килеп чыга. Сары майда кыздырырга да була.
Дилә Нигъмәтуллина кыздыру өчен кокос, авокадо һәм сары май салырга киңәш итә. «Шулай ук хайваннарның эч мае да бик файдалы. Ә көнбагыш мае — альдегидлар бүлеп чыгара, ак май бик тиз яна. Аларны еш кулланырга тырышмагыз», — ди ул.