Дилә Нигъмәтуллинадан кабак коймагы рецепты
Дилә Нигъмәтуллина кабактан тәмле коймак пешерү рецепты белән уртаклашкан. "Бигрәктә иртәнгә ашка шәп булачак", дигән җырчы.
Кабак коймагы өчен: баллы кабак, 2 йомырка, 4 аш кашыгы он, бер чеметем тоз, бер уч йөзем җимеше (ванилин, корица, алма).
Ингредиентларны бергә салып яхшылап болгатырга, майда ике ягын да кыздырырга кирәк. Шул ук вакытта кабак пешеп бетсен өчен өстен каплап торырга.
Коймакны майсыз табада да кыздырырга була.
Табынга каймак белән бирергә мөмкин.