Дилә Нигъмәтуллина зур «синяк» белән йөри
Җырчы ире белән бергә тиктокерларны кабатлаган.
Дилә Нигъмәтуллина ире белән тикток төшергән. Видеода күрсәтелгәнчә, җырчы йөгереп килеп, иренең кулына сикереп менеп «ласточка» ясарга тиеш була. Әмма ире аны тотып өлгерә алмый. Дилә егылып, үз тезенә иренен бәргән.
Җырчының виртуаль дуслары «барыбер сезнеке яхшырак» дип канатландырган.
«Бу сикерүдән соң, үз теземә иренемне бәрдем, әле дә зур «синяк» белән йөрим», дип җавап язган җырчы.
Дилә егылуга карамастан туктап калмаган, барыбер үз дигәненә ирешкән.