Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина үзенең «Барс-медиадан тибеп чыгарылган җырчы» булмавын әйткән

«Барс медиа» белән эшләгәндә төрле вакытлар булды, дип яза җырчы.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина үзенең «Барс-медиадан тибеп чыгарылган җырчы» булмавын әйткән
Салават Камалетдинов

Ландыш Нигъмәтҗанова, «Барс-медиа» медиахолдингыннан «тибеп чыгарылган» җырчылар турында сүз барганда, Ландыш Нигъмәтҗанованы да телгә алган иде. Дилә Нигъмәтуллина үзенең бу исемлектә булмавын әйткән.

«Хөрмәтле дуслар! Эстрадабыздагы соңгы вакыйгалар мине дә читләтеп узмады. Бик күп сораулар килә… Журналистлар комментарийлар сорыйлар…

Ландыш үзенең журналистлар белән булган очрашуында минем исемне дә әйтеп китте. Чынлап та мин bars_media компаниясе белән 2003 елдан алып 2010 елга кадәр эшләдем. Контракт беткәч, мин аны үз теләгем белән озынайтмадым. «Артка тибеп чыгардылар» дип уйламый иде, башкалар шулай дип уйласа да…

Контракт беткәнгә инде озакламый 10 ел була. «Барс медиа» белән эшләгәндә төрле вакытлар булды, гөрләп эшләгән вакытлар да, аңлашылмаучанлыклар да… Күңеллеләре күбрәк искә төшә ничектер. Әмма ул узган-беткән.

Хәзерге вакытта мине алар белән коммерция шартларында хезмәттәшлек итәбез. Проблемалар булды дип әйтә алмыйм.

Ә Динә Маратовна белән якыннан танышкан да юк. Бу низагның ахыры хәерле генә булсын инде. Мин бары тик татулык өчен.

Тагын шуны өстәп әйтәсе килә: без Ландыш белән бүген элемтәгә кердек. Мин аны әни буларак та, җырчы буларак та хөрмәт итәм. «Мин синең фамилияңне, „Барс медиа"да эшләгән вакытта «җәза кичергән җырчы буларак, әйттем», — диде. Үткәннәрне искә төшерүнең хәере булмас. Аллаһы тәгалә барысын да күрә бит ул», — дип язган Дилә Нигъмәтуллина.

«Кайгырмагыз шулкадәр. Аларның артларын да тибәрләр. Барыгызны да тамашачы ярата, тыңлый. Барыгыз да тамашачы арасында яшисез бит. Авыр билгеле, аңлыйбыз», — дип язалар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Временный пост!!!! Вакытлыча пост. Хөрмәтле дуслар! Эстрадабыздагы соңгы вакыйгалар мине дә читләтеп узмады. Директка, ватс апка бик күп сораулар килә...Журналистлар комментарийлар сорыйлар... Әмма бер моментка корректировка кертмәкче идем. @intertat.tatar элетрон газетасында чыгарылган язмада минем фамилия да бар. Ландыш @landyshnigmatjanova үзенең журналистлар белән булган очрашуда минем исемне дә әйтеп китте. Чынлап та мин @bars_media компаниясе белән эшләдем . 2003 елдан алып 2010 елга кадәр. Минем контракт беткәч, мин аны үз теләгем белэн озынайтмадым. "Артка тибеп чыгардылар" дип уйламый иде, башкалар шулай дип уйласа да... Һәм контракт беткәнгә инде озакламый 10 ел була. Барс медиа белэн эшләгәндэ төрле вакытлар булды, гөрләп эшләгән вакытлар да, аңлашылмаучанлыклар да... Күңеллеләре күберәк искә төшә ничек тер. ⠀Әмма ул узган беткән. Хэзерге вакытта мине алар белэн коммерция шартларында хезмәттәшлек итәбез. Болай узе проблемалар булды дип әйтэ алмыйм. Ә Динә Маратовна белэн якыннан танышкан да юк. Бу низагның ахыры хәерле генә булсын инде. Мин бары тик татулык өчен. Я за мир во все мире! P. S. Ялгыш киткән хаталарга алдан ук гафу үтенәм. Бик ашыгып кына яздым . ??????. Тагын шуны өстәп әйтәсе килә: без Ландыш белән бүген элемтәгә кердек. Мин аны әни буларак та , җырчы буларак та хөрмәт итәм. " Мин синең фамилиянне , Барс медиада эшләгән вакытта , "җаза "кичергән җырчы буларак, әйтем",- диде. Үткәннәрне искә төшерүнең хәере булмас. Аллахы тәгалә барысын да күрә бит ул.

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100