Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина законлы хатын булачак

Җырчы икенче ире белән дүрт ел яшәгәннән соң ЗАГСка барырга булган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина законлы хатын булачак
«Татар-информ» архивы

Дилә Нигъмәтуллина икенче ире белән никахларын законлы рәвештә теркәү өчен ЗАГСка гариза биргәннәр. Бу хакта җырчы инстаграмга сторис куйган.

«Сезнең белән тагын бер яңалыкны бүлешәсем килә. Без законлы рәвештә никабызны теркәргә булдык. Шундый хәлләр. Законлы хатын булачакмын! Минем өчен паспорттагы мөһер ул кадәр мөһим түгел, әмма барыбер дулкынландыргыч», — дип язган җырчы.

«Бу адымга алдан әзерләнмәдек, барысы да уйламаганда булды. Дәүләт хезмәтләре порталын карап утыра идем. ЗАГСка гариза язу бирү бүлегенә кереп чыгарга булдым. Аннары скриншот ясап иремә җибәрдем. Ә ул „әйдә“ диде, ә мин „чынлапмы“, дидем», — дип сөйләде артист.

Дилә Нигъмәтуллина ире Илсур белән дүрт ел бергә яши. Җырчы ЗАГСка барасы көнне әлегә сер итеп саклый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100