Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Өйләнгәненә ике ел булды, ул бик бәхетле»

Җырчы үз сәхифәсендә әтисе турында язган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Өйләнгәненә ике ел булды, ул бик бәхетле»
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллина үз сәхифәсендә әтисе турында язган һәм якыннар белән мөнәсәбәтләрне җайларга өндәгән.

«Мин әнисез калгач, ул миңа тагы да якынайды, кадерлерәк була башлады. Миңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Гастрольләргә китәсе булса, бер шалтыратуга авылдан очып килеп җитә.

Әтинең язмышы да күбегезне бик кызыксындыра. Аның барысы да яхшы. Быел августта өйләнгәненә ике ел булды, Ул бик бәхетле, ә без аның өчен шат һәм тыныч.

Аннары кызларга шуны киңәш итеп әйтәсе килә: әтиегез белән мөнәсәбәтләрегезне җайлаштырырга тырышыгыз. Берәр нинди аңлашылмаучанлыклар булса, ул ирегез белән арагыздагы «һава торышына» бик нык тәэсир итә. Гомумән, әти-әниләр белән тату булырга кирәк», дип язган җырчы.

Инстачылар җырчының фикерен хуплаган. Аның әтисе өчен дә куанганнар: «Өйләнүенә шатмын. Әйбәт булган. Ялгыз рәхәт түгел», дип язган берсе.

«Дилә, син шәфкатьле бала. Бәхетле бул», дигән комментарий да калдырганнар.

«Модный, джинсы кигән», — дип язган җырчы Алсу Әбелханова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100