Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Әти классташымның әнисенә өйләнде»

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина инстаграм битендә әтисе һәм үги әнисе белән бергә төшкән фото урнаштырган. Сәхифәсендә җырчы тамашачыларның әтисе турындагы сорауларына җавап биргән.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Әти классташымның әнисенә өйләнде»
https://www.instagram.com/dilyanig/

Кичәге сторислардан соң, директны сораулар белән күмдегез.

Без тиз генә Мазарбашына кайтып килдек. Кичә әтинең хәләл җефете Дания апаның юбилее булды. Ул үткәрмим дигән иде дә, ә без чәчәк алдык та сюрприз эшләргә булдык. Килеп төштек! Әлбәттә, гаҗәпләнде.

Сез туган йортыгыз нигә ялгыз тора дип сораган идегез. Хикмәт шунда, әти хатыны белән аның йортында торалар. Аннары хуҗасы булган йортны ялгыз дип тә әйтеп булмый инде. Миңа калса, хәзер авылларда күп йортлар дачага әйләнеп бара.

Тагын бер кызыклы факт: әти үзенә иптәш итеп минем классташымның әнисен сайлады. Без аның белән кечкенә чактан бик дус идек. Аларга гел килеп йөри идем. Иске йортларындагы тимер караватның сеткасында сикереп уйный идек. Ә хәзер инде шул нигезгә кунакка кайтып йөрибез. Менә язмыш диярсең… «Сводные» сестры буламы әле?

Аллага шөкер, барысы да әкрен генә рәтләнеп килә кебек. Без бәхетле, Әлхәмдүлилләһ!» — дип язган Дилә Нигъмәтуллина.

«Әтиләр өйләнә шул инде. Әниеңнең калган гомере әтиеңне сагынып үтәр иде… Яхшы кеше туры килгәч, әйбәт инде, балакай»,

«Иң мөһиме — әтиегез белән аның тормыш иптәше берсен-берсе хөрмәт итеп яшәсеннәр. Алар бәхетле булганда сез дә тыныч булырсыз»,

«Бик күркәм. Сезне каршы алып, әтигезгә хөрмәт күрсәтеп яшәсә, бу язмыш бүләге була инде. Шулай дус-тату яшәүгә ни җитә», — дип язганнар инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100