Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Суда фотосессия вакытында чәчемә, күлмәгемә чорналдым»

Җырчы яңа фотосессиясеннән ире белән төшкән фотоларны күрсәтте.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «Суда фотосессия вакытында чәчемә, күлмәгемә чорналдым»
«Татар-информ» архивы

Дилә Нигъмәтуллина су астында ире белән «туй» фотосессиясе ясау турында виртуаль дусларына тулырак итеп сөйләде.

«Минем беркайчан да суга чумганым булмады. Бик курка идем, ә су астында фотосессия ясау турында уйлый да алмадым. Әмма башкалар ясаган фотосессияләрдәге матурлыкны күргәч, тынычлана алмадым. Анда профессиональ инструктор һәрвакыт янда була һәм барысын да аңлата. Ә иремне бу фотосессиягә үгетләргә туры килмәде. Ул минем фобиям турында белә торып, анда үземне генә җибәрмәс иде.

Башта минем берни дә килеп чыкмады. Чума алмадым. Ә аннары профессионаллар гына эшли торган хәрәкәтләрне ясый алдым. Мин суда ята алдым. Бу бик авыр, чөнки борынга су керә. Үземне суда батам кебек тойдым. Әмма янымда ирем булуын белү миңа көч бирде һәм куркуны җиңә алдым.

Фотосессия вакытында әле чәчемә, әле күлмәгемә чорналдым. Әмма бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Әле дә эмоцияләр белән яшим, шул мизгелләрне искә төшерүгә каз тәне чыга», - дип язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100