Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина шпагатка утырып күрсәтте

Ул инстадусларының сорауларына җавап биргән.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина шпагатка утырып күрсәтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина максатына ирешкән, шпагатка утырырга өйрәнгән. Моны дәлилләп фото да куйган.

«Бер айдан шпагатка утырам дип үземә вәгъдә биргән идем. Хәзер шөгыльләнә башлаганга ике атна узды. Әлегә нәтиҗә канәгатьләндерә», - дип куануын белдергән ул.

«Бүген шөгыльләнгәнне күреп, берничә кеше сорау бирде. "Сез ураза тотмыйсызмыни? Ураза вакытында ничек шөгыльләнәсез?" — дип тә язучылар булды. Әлбәттә, ураза тотканда авыр спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителми, ләкин стретчинг, йога, пилатес кебек юнәлешләр файдага гына. Фатирда ятып, болай да хәрәкәт аз. Шөгыльләнеп алгач, гомуми хәл яхшыра, кәефләр дә күтәрелеп китә», — дип язган җырчы.

«Ураза тотканда тырнаклар буялган булырга тиеш түгел. Диләнең тырнагы буялган бит», - дип язган бер игътибарлы ханым.

Җырчының инстадуслары аның тырышлыгына соклануын белдергән:

«Дилә, кеше картая, ә син һаман яшәрә генә барасың!»;

«Син утырасың инде ул»;

«Бу фотода сез яшүсмер шикелле, сезгә карап сокланам»;

«Уразага кердек дип бер почмакка гына карап утырып булмый бит. Мин аңламыйм. Кирәк вакытта намазыңны укы да, ә калган вакытың синеке. Җырла, бие»;

«Константиновка «кызлары» без. Стретчинг белән шөгыльләнәбез. Шпагатка утырып булмый әле. Әллә 65 яшь кенә булгангамы соң?»;

«Минем дә тиз арада шпагатка утырырга өйрәнәсем килә»;

«Тынгысыз кеше син, бер тик тормыйсың, энергияң ташып тора».

Җырчы Гөлназ Сираева: «Карап торам, әллә идәнең нәкъ минеке шикелле инде», - дип язган. «Кайчаннан бирле кунакка чакырам инде. Килеп җитә алмыйсың. Идәннәрен дә тикшерерсең, түшәмнәрен дә», - дип җавап биргән Дилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100