Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина серләрен Ләйлә Дәүләтовага барып сөйләгән һәм нәтиҗәсен көтә

Җырчы шагыйрәнең туган көне уңаеннан үткәрелгән ифтарда булган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина серләрен Ләйлә Дәүләтовага барып сөйләгән һәм нәтиҗәсен көтә
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллина шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән төшкән фотосын куйган. Алар фотога шагыйрәнең туган көнендә төшкән.

«Дөньядагы илаһи көч

Мәхәббәткә табынам.

Сине түгел, сиңа булган

Сөюемне сагынам…

Бик күп еллар элек, елый-елый үземнең мәхәббәт серләремне сөйләгәннән соң, Ләйлә Дәүләтова миңа шушы шигырьне язып бирде. Супер җыр килеп чыкты! Аңа инде кимендә 15 ел. Гомумән, безнең һәр уртак җырыбыз - хит. «Хатын-кыз бәхете» генә дә ни тора?!

Ләйләнең туган көне уңаеннан ифтар. Иң изге теләкләремне теләдем. Ураза аенда кабул булмыйча калмас. Ләйлә - ул уникаль кеше! Мин аны бик яратам! Ничек инде бу дөньяда аны гашыйк итәрлек кеше юк инде, ә?!» — дип язган җырчы.

Мәҗлескә Альбина Апанаеваны чакырырга онытканнар бугай. Иң беренче комментарийны ул калдырган: «Сәер, ә мин кайда?» — дип язган ул.

«Бүген дә серләремне сөйләдем. Нәрсә язып бирер икән, ничек уйлыйсыз? Иң кызыклы версиягә миннән диск, Ләйләдән китап», — дип тә вәгъдә иткән җырчы.

Инстачылар бүләк өчен ярышны башлап җибәргән.

«Яраткан кешеңне табуың, бәхетле тормышыгыз, бер нәни бәби турында сөйләгәнсең дип уйлыйм»;

«Еллар аша олы мәхәббәткә килүегез, йөрәккә салынган язмыш яралары сөю тыны белән төзәлүе, аерым-аерым түгел, җитәкләшеп атлаганда офыкларның киңрәк, күкләрнең биегрәк, дөньяның яктырак булуы турында»;

«Үткәннәрне сызып атып, күмергә калган йөрәкне тыным белән өреп кабыздым да тормышымны чиста биттән башладым. Бәхетем янәшәмдә йөргән, кызлар»;

«Сез буген Ләйләгә үзегезнең бик бәхетле, дөньядан канәгать икәнегезне сөйләгәнсез. Аның белән дус булуыгызның кадерле булуын әйткәнсез. Күзләрегез шулай ди» кебек комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100