Дилә Нигъмәтуллина сәер күнегүләр ясаганын күрсәтте
Җырчы апасын «дөрес туклану»га утырткан.
Дилә Нигъмәтуллина әнисенең сеңлесен «дөрес туклану»га утыртты. Җырчы апасының туклануын контрольгә алды, икесе күнегүләр эшлиләр. Бу турыда ул сторисларда уртаклашып бара.
Апасы дөрес тукланган сеңлесенә ничә ел сокланып йөргән. Билгеле булганча, җырчы күптән баллы әйберләр һәм камыр ризыклары ашамый.
Җырчы апасы белән бер ай катгый диета тотарга җыенуларын сөйләде. Ул апасына ашарга ярый торган ризыклар исемлеген язып биргән. Бу исемлекне күргән апасының кәефе төшкән. Бактың исә, ул арпа ярмасыннан ботка ярата икән, ә ул дөрес туклану ризыклары исемлегендә юк.
Дөрес туклануга күчү өчен теге яки бу продуктның организмга йогынтысын белергә кирәк, дип уйлый икән апасы. Ә җырчы нәкъ шул хакта аңлата да инде.
Дилә Нигъмәтуллина үрнәгендә дөрес туклануга күчкән кешеләр җырчыга рәхмәт хатлары язган.