Дилә Нигъмәтуллина үпкәләткән кеше төн буе йоклый алмый чыккан
Дилә язуынча, бу хәл вокзалда булган.
Дилә Нигъмәтуллина язуынча, аңа бер укучы хат язган. "Мин элек шундый ярата идем сезне. Бер тапкыр сезне очраттым да , фотога төшергә дип яныгызга килдем, ә сез үтеп киттегез, имеш вакытыгыз юк. Хәтта минем ягыма карамадыгыз да. Минем куллар салынды, төн буе йоклый алмадым. Шулкадәр күңелем кайтты. Бу хакта күптән язасым килгән иде, бер ел шушы йөк белән йөрим". Бу сүзләрне укыгач, бу кеше мине берәрсе белән бутыйдыр, минем турында түгелдер дип уйладым. Мин һәрвакыт бар кешегә дә игътибар итәргә тырышам бит. Яисә берәр приколдыр дип уйладым. Ул кеше белән озак языштык. Мин искә төшерә алмадым ул хәлне, әмма без бер-беребезне аңладык. Ачуы да бетте, Аллага шөкер. Күңелдә дә рәхәт булып китте. Нигә бер ел йөргәндер әйтә алмыйча? Дуслар, бер-беребез белән дөрес әңгәмә корып яшик! Кеше арасында аңлашылмаучанлыклар күп очракта әйтелеп бетелмәгән сүзләр аркасында барлыкка килә".