Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина нык ябыккан фотосын күрсәтте

Җырчы үзизоляциядә ашарга пешерергә яратмавын аңлавы турында язган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина нык ябыккан фотосын күрсәтте
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллина аш-су бүлмәсендә фотога төшкән. Фото янына: «Үзизоляциядә ашарга пешерергә яратмавымны аңладым. Элек пешеренергә яратам дип саный идем. Көн саен аш-су бүлмәсендә әзерләмәгәнгә шулай тоелган, ахры.

Пандемия тәмамлангач, мин ким дигәндә бер атна аш-су бүлмәсенә кермәячәкмен. Аш-су бүлмәсе ачуын чыгарган кешеләр бармы?» — дип язган җырчы.

Диләнең виртуаль дуслары иң элек аның нык ябыгуына игътибар иткән.

«Бик каты ябыккансыз»;

«Каты ябыккансыз, иммунитетыгыз какшаячак»;

«Миңа калса артык ябыккансыз», — дип комментарийлар калдырган алар борчылып.

Җырчы: «Үлчәү күрсәткече буенча мин гел шул ук авырлыкта. Ике ел инде бу минем даими авырлыгым», — дип тынычландырган тугры тамашачыларын.

Инстачылар арасында җырчының тарафдарлары да бар. Алар да аш бүлмәсеннән туйганнар, пешерергә яратмыйлар икән.

«Бу чорда күп хатын-кызда аш-су бүлмәсенә „аллергия“ башлангандыр»;

«Биш балам бар, ирем, рәхәтләнеп әзерлим»;

«Минем бу үзизоляциядә талантым ачылды. Яратып пешерәм»;

«Базарга барам! Базарда йөрисем килә. Җыен килделе-киттеле кибетләрдә йөреп, базарның нәрсә икәнен оныттык. Алсам-алмасам да, базарга барып, көне буе карап, сатулашып, йөреп кайтам. Кайсы базарга икәнен генә ачыклыйсы калды»;

«Бик яратып матур аш-су бүлмәмдә пешерәм. Заказлар да алам», - кебек комментарийлар калдырганнар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Я хочу сделать признание! Ни сколько даже Вам, а самой себе? За все время самоизоляции я поняла одно: я не л ю б л ю готовить? А раньше ведь СЧИТАЛА☝?, что люблю . Наверное, только потому, что я делала это не каждый день? Помните, как то я спрашивала, что Вы сделаете в первую очередь, как только закончится пандемия? Так вот, как только все это закончиться, я как минимум неделю не буду заходить на кухню ❌? ⠀ Есть среди Вас кого так же уже бесит кухня?!? ⠀ #дилянигматуллина #самоизоляция #карантин #сидимдома

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100