Дилә Нигъмәтуллина: “Начар комментарий язган кешенең максаты – эчендә җыелган “әчесен” чыгару”
Җырчы тискәре эмоцияләрне ничек чыгарып булганлыгы турында инстаграм битендә язган.
“Бүген шундый кызык нәтиҗә эшләдем әле мин. Нишләптер уңай комментарийларны директка күбрәк язалар, ә әшәкеләре пост астында күберәк языла. Димәк, тискәре комментларны язган кеше башкалар күрсен өчен яза дигән сүз бит инде? Ничек дип уйлыйсыз? Чөнки миңа “в личку” гына язса ул үзенең максатына ирешмәячәк. Ә начар коммент язган кешенең максаты беләсезме нәрсәдә? Җыелган эчендәге “әчесен” чыгару. Фото куйган кешегә түгееел. Ә гомумән чыгару. Эх, белсәләр иде алар тискәре эмоцияләрне башкача да чыгарып була икәнен. Мәсәлән, тренажеркада грушаны кыйнасаң, яисә суга кереп чумып бер 2 км йөзсән, бер дә булмаса, урманга кереп каты итеп кычкырсан, бөтен начарлык чыгып бетә. Булыша, бүген үзем тикшердем”, – дигән җырчы.