news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа кайнанам элеккеге килененең исеме белән дәшә»

Җырчы зирәк хатын булуы турында язган.

news_top
Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа кайнанам элеккеге килененең исеме белән дәшә»
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллинага виртуаль дусты: «Сезне Мухинның икенче хатыны белән чагыштыру киеренкелек тудырмыймы?» — дип сорау биргән.

«Мине чагыштырмыйлар бугай, уйлаганым юк.

Мин дә хәзерге иремнең икенче хатыны һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең чагыштыруыннан качып булмый. Бу хәлгә аңлап карарга кирәк. Чит кешеләрнең сүзләренә игътибар итмим. Мине якыннарым һәм алар белән мөнәсәбәт борчый. Миңа кайнанам әле дә элеккеге килене (иремнең беренче хатынының) исеме белән дәшә һәм мин җавап бирәм. Әгәр үпкәләсәм, мөнәсәбәтләрне ачыкласам, ныклы һәм җылы үзара аңлашу булмаячак.

Әлбәттә, нәрсәдер ошамаса, дәшми калырга да ярамый. Үзеңнең тормыш позицияңне төгәл билгеләргә кирәк», — дип җавап язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар