Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина «Мега» кибете ачылуга шатланып, шигырь язган

Җырчыга элеккеге ире Марат Мухиннан көй яздырырга тәкъдим иткәннәр.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина «Мега» кибете ачылуга шатланып, шигырь язган
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина «Мега» кибете ачылуга шатланып, шигырь язган.

«Тәрәзә төбенә утырып, шигырь яздым әле. Бик матур килеп чыкты кебек», — дип иҗат җимешен тәкъдим иткән җырчы.

Сине сагынганмын бит, беләсеңме?

Югалткач кына аңладым кадерен.

Син дә мине шулай ук көтәсеңдер,

Озакламый киләм сиңа, бәгърем!

Язлар үтте синнән башка,

Сизелми дә җәй керде.

Очрашу мизгелләрен көтеп,

Киемнәрем тузып бетте.

Бара белерменме икән сиңа таба?

Юллар бит буталган, онытылган…

Керер юлларың да башкача дип,

Хәбәр килде кичә бер дус кыздан.

Әмма теләк көчле, дәрте дә бар

Кесә генә сайрак, акча аз.

Бары синең рәхимлеккә ышанычым

Ташламалары гына булса бераз.

Бүген үк барырмын дигән идем,

Туктаттылар, җанымны телгәләп.

Бераз суын, нәфесеңне тый диеп,

Болай да яшәдек бик рәхәт.

Ә мин инде хыялымда

Сумкаларымны тутырып

Чыгып барам, бәхетемнән

Кредиткамны туздырып.

Озак булмады очрашулар…

Сагынылган!

Барам иртән иртүк!

Төннәрен ничек йоклармын инде,

Бирче Аллам түземлек!

Инстачыларның күпчелеге шигырьне ошаткан. «Рифмалары туры килеп бетми», — дип тә язган берәү.

Җырчыга яңа шигыренә элеккеге ире Марат Мухиннан көй яздырырга да тәкъдим иткәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100