Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина кызының элекке ирендә ике тапкыр гына кунакта булуы турында язган

Җырчының инстачыларның сорауларына биргән җавапларыннан Марат Мухинның кызы белән сирәк аралашуы һәм аралашырга теләмәве аңлашыла.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина кызының элекке ирендә ике тапкыр гына кунакта булуы турында язган
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина сторисларында инстачыларның сорауларына җавап биргән. Халыкны һәрвакыттагыча җырчының элекке ире белән мөнәсәбәтләре кызыксындырган. Бигрәк тә Сафина өчен борчылганнар.

«Сафина әтисенә кунакка барамы?» — дип сораганнар Диләдән.

«Хмм, гадел җавап бирергә сүз биргән идем. Әгәр ике тапкыр барганын баруга санап була икән, әйе дип җавап бирәм», — дигән ул.

«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?», — дип тә сорау биргәннәр аңа.

«Кызганычка каршы, бу минем өчен бик авыр мәсьәлә. Хәзер планлаштырмыйбыз да инде», — дигән Дилә. Шул ук вакытта ул Сафинаны бернинди проблемаларсыз алып кайтуы, планлаштыру белән үк авырга узуы турында язган.

«Марат Сафина турында кайгыртмый. Юньләп күрешми. Баланың әтисе белән күбрәк вакытын үткәрәсе киләдер?», — дигән сорауга:

«Бу гадәти күренеш. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре һәм… үз балалары. Сафинаның әтисе ролен үтәүче кешесе бар. Ул игътибар, тәрбия җитмәүдән интекми. Сафина — бик бәхетле бала. Мин аның Марат белән аралашуына каршы түгел. Теләге булса икән…», — дип язган җырчы.

Шулай ук Дилә Нигъмәтуллина тиздән өч яңа җыры дөнья күрәчәген хәбәр итә. «Тиздән сезне алар белән таныштырачакмын. Әлегә илһам килми. Эшләргә кирәк булган өчен генә эшләүне яратмыйм», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100