Дилә Нигъмәтуллина кырык яшьлеген бәйрәм итә
Фото һәм видеоларны кичә кунаклары - хезмәттәшләре күрсәтә.

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина берничә көн элек үзенә 40 яшь тулуы турында инстачыларга хәбәр иткән иде. Бүген ул хезмәттәшләре — җырчылар белән туган көнен бәйрәм итә, димәк бу яшьтә туган көнне үткәрергә ярамый дигән хорафатларга ышанмый.
Диләнең бәйрәм кичәсеннән беренче фотолар белән Булат Бәйрәмов бүлеште. «Бүген Диләнең туган көнендә бик күп коллегалар белән „тереләй“ очраштык. Алайса соңгы вакытта гел инстаграмнан гына „лайкаемся“. Дилә, чакыруың өчен рәхмәт (әле кайчан Зәйнәб апа белән биер идем), тагын бер кат туган көнең белән», — дип язган шоумен.
Соңрак башка җырчыларның сторисларында да кичәдән фотолар һәм видеолар чыкты. Алардан күренгәнчә бәйрәмдә Булат Нигъмәтуллин гаиләсе, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават, Гүзәлем, Мәдинә Миңнехановлар, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Ләйсән Мәхмүтова, Эльвира Хамматова, Ильвина, ИлГәрәй, скрипкачы Иркә, Римма Никитина һ.б. булган.
Бәйрәмгә җыенучы бер җырчы башта сторисында нәрсә кияргә дип аптырады, Дилә «ню» стилендә килергә тәкъдим итеп язды.
Дилә бәйрәмнең дресс-кодын кызыл төс дип билгеләгән булган. Әмма һава торышы бозылып китү сәбәплеме, кунакларның күбесе җылы киенергә тырышкан, күпчелек ханымнар башка төстәге костюмнар кигән иде.


