news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина китап яза башлаган

Җырчы китабының автобиографик жанрда булачагын әйтә. 

news_top
Дилә Нигъмәтуллина китап яза башлаган

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина язучылык эшенә керешкән. Ул бу турыда инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Мин, ниһаять, үземнең китабымны яза башладым. Бер кечкенә өлешен Казахстандагы дустыма җибәргән идем. Иртәнге алтыга кадәр йокламыйча укып яттым, ди. Иптәш кызым укый-укый метро станциясен үтеп киткәнмен дип яза. Сезгә дә бер өлешен куярга куллар кычытып тора. Әмма куркыта», — дигән ул. 

Дилә китабының автобиографик жанрда булачагын әйтә. 

«Адәм белән Һава» тапшыруын елый-елый караган идек. Бик тә укыйсы килә»; «Көтәбез, рәхәтләнеп укыр идек»; «Кызыктырдың»; «Сез бик көчле ханым, тормышыгыз китап язарлык», — дип комментарийлар калдырганнар инстачылар Диләгә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар