Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина кайнанасы турында: «Аны яратмаска мөмкин түгел»

Җырчы икенче иренең гаиләсе белән беренче тапкыр танышуын искә төшергән.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина кайнанасы турында: «Аны яратмаска мөмкин түгел»
«Татар-информ» архивы

Дилә Нигъмәтуллина икенче иренең әти-әнисе белән танышканда нык дулкынланганын искә төшергән. Бу турыда ул сторис куйган.

«Ирем беренче тапкыр таныштыру өчен әти-әнисе янына алып кайткач шулкадәр дулкынландым ки, машинадан төшә алмыйча ун минут утырганмындыр. Илсур мине машинадан этеп үк диярлек төшерде һәм меңләгән аудитория каршына чыгып җырлый торган кешенең шулай куркып калуына аптырады.

Минем йөрәгемне беләсезме нәрсә эретте? Әти кызым Сәфинәне беренче көнне үк алдына утыртты, аның белән уйный башлады һәм «кызым» диде. Бу барысын да үз урынына куйды һәм иремнең әти-әнисенә хөрмәт уятты.

Мин һәрвакыттагыча гастрольләрдә йөрдем, 15-20 көн өйдә булмый идем. Бу уңайдан кайнанам борчыла иде, Илсурга игътибар кирәклеген, болай озак түзмәячәген әйтә иде. Улы икенче тапкыр гаилә корды һәм аның шуның белән туктап калуын теләвен аңлый идем.

Бу еллар дәвамында әни минем нәрсә ашаганымны һәм ашамаганымны белә. Минем өчен аерым шикәрсез компот кайнатып яки аш шулпасы бүлеп калдыра. Бу аңа карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре уята. Әлеге сүзләрне язганда «каз тәннәре» чыга. Аны яратмаска мөмкинме?», — дип язган җырчы.

Дилә Нигъмәтуллина кайнанасының энергияле хатын-кыз булуын, актив ял итәргә яратуын һәм икесе генә чит илләрдә ял итүе турында да язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100