Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина күршеләре белән көрәшә

Дилә Нигъмәтуллина күршеләре белән көрәшә

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина күршеләре белән көрәшә
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина подъезда тәмәке тартучы күршеләре белән көрәш башлаган. Ул тәмәке исенә чыдый алмавын яза.

"Өйгә кайттым, подъезга кердем - тәмәке исе! Мин тәмәке исенә түзә алмыйм. Бу минем гомерлек проблема, чөнки Россиядә "әгәр ярамый икән, әмма бик телисең икән, димәк, ярый" дигән принцип белән яшиләр.

"Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтененнән саклау" федераль законы гамәлгә кергәнче, мин үземдә аллергия дип сылтый идем, тамагым шешем чыга һәм мин үләргә мөмкинмен дип әйтә идем. Әйе, мин алдый идем, чөнки бу җаваплылык тоймаган кешеләрне туктатуның бердәнбер ысулы иде. Үз йортым белән яшисе килүемнең бер сәбәбе дә сасы подъездлардан котылу. 

Закон гамәлгә кергәч, мин тәртип бозучылар белән көрәшергә тотындым. Кемдер минем сүзгә күнде, ә кемдер "Подъезда тарттым, тартам һәм тартачакмын", - дип әйтә. 

Бу очракта нишләргә соң? Подъезда тәмәке тартучылар белән ничек көрәшәсез?" - дип язган инстаграмда Дилә.

Инстадашлары Диләгә төрле киңәшләр бирә. Полиция чакыртырга кушалар, үз өе белән яшәргә киңәш итәләр, подъезга камералар кую ысулын да әйткәннәр. "Ничек тә түзегез инде", - дип киңәш бирүче дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100