Дилә Нигъмәтуллина: "Ирләр килә дә китә, ә абый - абый инде ул""
Дилә Нигъмәтуллина: "Ирләр килә дә китә, ә абый - абый инде ул""
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграмында абыйсы Булат белән төшкән фотосын куйган.
"Безне абый белән күп очракта гостиницага бер номерга урнаштыралар. Фамилиялар паспортта бер бит. Күрәсең, ирле-хатынлы дип уйлыйлар. Хәтта бер караватта да йоклаган очраклар бик еш була...
Кечкенә чакта мин бик ярата идем абый янына кереп ятарга. Көн саен бер ритуал кебек иде ул: биш минутка ятып тору. Әни: "Ят үзеңнең краватыңа", - дип орыша иде. Чөнки йокламыйча сөйләшеп ята идек.
Күптән түгел бер олы гына хатын көлдерде әле: "Ирләр килә дә китә. Абый - абый инде ул. Кан бер бит". Юк, бу миңа кагыла дип әйтмим. Просто кызык. Хотяяяя... Бу сүзләрдә ниндидер мәгънә бар", - дип язган Дилә.
"Дилә, ә ирегез кайда?" - дип сорап язган җырчының бер инстадашы.
"Ә нинди максат белән сорыйсыз? Миңа мондый сорауны дус кызларым һәм журналистлар да бирми. Үзегезне минем урынга куеп карагыз. Сез таныш булмаган кешегә нәрсә дип җавап бирер идегез?" - дип ярган аңа Дилә.