Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина иренен ошатмаучылар алдында акланган

Җырчының виртуаль дуслары табигыйлык яклы булулары хакында язган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина иренен ошатмаучылар алдында акланган
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллина виртуаль дусларына яңа образын тәкъдим итте. Шул уңайдан җырчы комментарий язучыларга җавап бирде.

«Бүгенге сторислардан соң шундый күп комплементлар килде. Рәхмәт сезгә! Тик араларында „иренеңне шундый ямьсез итеп кабарткансың“ дигәннәре дә байтак булды. Җәмәгать, инде берничә тапкыр әйттем, тагын бер тапкыр әйтеп үтәм: өске иренем брекет өчен кабарып тора. Дөресен әйткәндә, үзем дә бик комплексовать итәм. Тизрәк аларны алып, рәхәтләнеп 32 тешемне күрсәтеп елмаерга хыялланам. Ә әлегә инде, ничек бар шулай», - дигән җырчы.

Җырчының бу җавабы калган инстачыларны да «уятып» җибәргән.

«Минем уйлавымча, бик килешле, чибәр, җырчы узгәреп торырга тиеш. Олыгайсам да үзгәреп торасы килә», «Бик матур», «Бик килешле», — дип комментарий язучыларга бөтенләй башкача җавап бирүчеләр дә табылган.

«Ничек матур, аңламыйм, каш ясалган, керфек ябыштырылган, ирен кабарган», «Гафу итегез, барысы да ясалма, бернинди табигыйлык юк. Буялган курчак инде», «Иренең коточкыч», «Элек матуррак идегез, бигрәк ямьсез монда», Үз матурлыгыңа җитми инде. Мин дә яратмыйм бит шушы ясалган каш, ябыштырылган керфекләрне. Җиңелчә генә бизәнеп булмый микән ул. Таптылар хәзер, сыер керфеге ясап куялар. Бер матурлыгы да юк. Таш курчак ди торган иде безнең әбиләр. Болар җанлы курчак инде», «Ат ирене кебек», — дип комментарий калдырган җырчының сәхифәсен күзәтеп баручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100