Дилә Нигъмәтуллина гастрольләргә киткәндә кызын элекке ирендә калдырамы?
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина гастрольләргә чыгып киткәндә кызы Сәфинәне кемнәрдә калдырганын Инстаграм битендә язган.
"Менә бу чыпчыкны сагындым. Иң популяр сорауларның берсенә җавап бирәм: Мин гастролләрдә булганда Сәфинә әтисе белән яисә апасы (тетясы) белән яисә бабасы белән яисә икетуган апалары белән яисә... Нянкалар күп, Аллага шөкер. Сәфинәгә барысы да якын, яраткан кешеләр. Кайвакыт, үзе әйтмешли, минем озак аның белән булмаганны сизми дә кала. Димәк аңа ул кешеләр белән бик рәхәт, комфортно. Мин, әлбәттә, барлык туганнарыма мең рәхмәтле, исән сау булсыннар. Ә сезнең балаларыгыз кемнәр белән күбрәк калырга ярата?"- дигән Дилә Нигъмәтуллина.