Дилә Нигъмәтуллина гастрольләрдә абыйсы белән бер караватта йоклавын әйтте
Дилә Нигъмәтуллина гастрольләрдә абыйсы белән бер караватта йоклавын әйтте
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат белән гастрольләрдә йөри. Ханты-Мансийскида алар кунакта булганнар һәм Булат, ахрысы, мунча кергән. Дилә һәм йорт хуҗалары белән төшкән фотода Булат тәненә ябылган сөлге белән генә төшкән. Дилә аңа терәлеп утыра.
Бу күренешне Диләнең бер инстадашы ошатмаган һәм Диләне абыйсына артык якын, сарылып утыруы өчен тәнкыйтьләгән.
Дилә бу шелтәгә гаҗәпләнгән.
"Җәмәгать!!! Дөресен генә әйткәндә, кичәге комментарийларны укып шаккаттым!!! Нигә шундый реакция уяткан икән подписчикларым арасында, дип уйлап куйдым... Минем абыема, сез әйтмешли, "сарылып" утыру да түгелдер, ә аның сөлге белән булуыдыр мөгаен... Дуслаааар, туганнар, тамашачыларыбыыыз, подписчикларыбыыыз!!! Ул бит минем бертуган абыем. Нигә аны кочаклап утыру килешмәсен??? Миңа үземнең инстаграм тарихында төрле комментарийлар күрергә туры килде. Әмма шуның кадар абсурдны беренче тапкыр күрәм, билләхи! Безнең арабыздагы кебек мөнәсәбәтләр бөтен туганнарда да булсын иде әле. Без аның белән гастрольләрдә кайвакыт бер караватта да йоклыйбыз әле", - дип язган Дилә.