Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина фонограммага җырлаганмы?

Тамашачы фонограммага һәм тере тавышка җырлау белән таныш. Һәр концертта фонограммага да, тере тавышка да җырлаучы җырчылар бар. Тамашачы дөресне ялганнан аера ала.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина фонограммага җырлаганмы?

"Кышкы солянка" концертынды җырчылар арасында Дилә Нигъмәтуллина да бар иде. Дилә җырын башкарганда, аны “double”га кушылып җырлsй дип уйларга була иде. Җырлауның бу ысулы тере тавышка җырлау да, фонограммага җырлау да түгел. Музыкаль белеме булган кеше генә "double”ны тере тавыштан аера ала дип уйлыйм. Янымда утыручы туташның музыкаль белеме бар иде. Ул миңа: “Әллә “даблга” җырлый инде?” - дигән сорау бирде.

Аңлатып үтәм: "double” - ул ике тавыш белән җырлау. Ягъни җырчы үзенең тавышын студиядә яздыра, сәхнәдә дә кушылган микрофон белән, ягъни үз тавыiы белән җырлый. Димәк, җырны башкарганда, сәхнәдән ике тавыш ишетелгән кебек була. “Интертат”, ачыклык кертер өчен, Диләнең үзе белән сөйләште.

“Әллә чыннан да шулай сизеләме? Җырны студиядә яздырганда, бэк-вокалны да яздырган идек. Килешәм: бэк-вокал тавышы нык яңгырый. Хәтта "double” дип ишетелергә дә мөмкин. Бэк-вокал исә җырчының тавышы фонында ишетелер-ишетелмәс кенә булырга тиеш. Тамашачылар арасында, җырны тыңлап, "double”ны тере тавыштан аера алучылар булгач, бик әйбәт. Мин шат! Сезгә әйтүегез өчен рәхмәт! Җырның аранжировкасын кире яздырырга туры килер", - дип җавап бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100