news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина ертык чалбар белән бал кортлары янына чыккан

Җырчы көнен файдалы уздыруы турында язган.

news_top
Дилә Нигъмәтуллина ертык чалбар белән бал кортлары янына чыккан
Салават Камалетдинов

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина көнен ничек файдалы уздыруы турында видео төшергән.

Җырчы бакча җыештырган, каенлыкка каен суы җыярга барган, бал кортларының «хәлен белгән».

«Хәерле кичләр, дуслар! Безнең көннәр шулайрак үтә. Ә сезнеке? Кем нишли, сөйләгез! Өйдә генә утырасыздыр бит?» — дип язган җырчы видео янына.

«Урманга бармадым, бал кортларыбыз юк. Подвалда бәрәңге үргән, чистарттым, ишек алларын җыйдык, мунча яктык… Бик файдалы үтте, авылда гадәти яллар… Аллага шөкер, авылда үз йортыбыз белән яшибез, фатирда ниләр эшләп бетерер идек».

«Өч бүлмәле фатирдан шәхси йортта яшәүчеләргә «сокланып» утырабыз. Урамга чыгасы килә», - дип комментарий калдырганнар инстачылар.

Диләнең кайда йөргәнен дә белеп алганнар. «Диля, Щербаковкада нишлисең? - дип сораган бер игътибарлы виртуаль дусты. Җырчы «яшим» дип җавап биргән. Кызыксынучы «фатирда яшисез дип торам», дип төпченүен дәвам иткән. Дилә исә йортта да, фатирда да яшәвен әйткән.

«Кортларыгыз исән-имин кышлаганмы?», «Каенны нигә елатасыз инде?», — дип тә сорап язганнар.

«Джинсы тишегеннән кереп, корт чакмасын тагын», - дип кайгырткан берсе.

Җырчының эшчән булуын да билгеләп үткәннәр, тырышып эшләве өчен «бишле» дә куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар