Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Бигрәк ямьсез, матуррак идең, диюләре чәчемнең очын да селкетми»

Татар эстрадасы җырчысы үзен тәнкыйтьләүчеләргә карата бер дә исе китмәгәне хакында Инстаграм битендә яза.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «Бигрәк ямьсез, матуррак идең, диюләре чәчемнең очын да селкетми»
"Татар-информ" архивы

«Менә чын-чынлап әйтәм, сезнең «бигрәк ямсез, ябыккансың», «элек матуррак идең», «страшная такая» ише комментарийларыгыз чәчемнең очын да селкетми. Хатын-кыз бәхетле булганда аның эчке халәте дә гармонияле була. Үзенең көзгедәге сурәте белән дә кәнәгать була, эчендә дә бернинди ачу тотмый. Бар кешегә дә ярап бетереп булмый икәнен мин күптән аңладым.

Аннары, тышкы кыяфәт — ул бит кәнфит кәгазе кебек, ялтыравык кына. Кешенең эчке дөньясы матур булырга тиеш.

Бәхет телим барчагызга да. Һәр кеше үз бәхетен тапсын», — дип язган җырчы.

Дилә Нигъмәтуллинага, теләктәшлек белдереп, инстадуслары: «Молодец, Дилә. Кеше сөйләсен, эшләре юк, ераккарак китсеннәр», «Ярап булмый халыкка», «Шулай булмыйча тагын. Ис китеп торырга монда. Язасы килгән кеше барыбер нәрсә булса да табып язып куя. Бик матур, бик күркәм. Сөбханалла. Кеше нәрсә әйтер дип яши торган заман түгел. Бик дөрес. Күңелең кушканча яшә. Кеше хәлен кеше белми», — дип яза.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Менә чын-чынлап әйтәм, миңа Сезнең "бигрәк ямьсез", ябыккансың", "элек матуррак идең", "страшная стала такая" ише комментарийларыгыз, чәчемнең очын да селкетми! Хатын-кыз бәхетле булганда аның эчке халәте дә гармонияле була. Үзеңнең көзгедәге сүрәтетбелән дә кәнәгать була, эчеңдә дә бернинди ачу тотмый. Чөнки , бар кешегә дә ярап бетереп булмый икәннен, мин күптәннән аңладым. Аннары, тышкы кыяфәт - ул бит канфит кәгазе кебек , ялтыравык кына. Кешенең эчке доньясы матур булырга тиеш. Бәхет телим барчагызга дә. Һәр кеше дә үз бәхетен тапсын.

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100