Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Бармаган җир, очрашмаган кеше, өшкермәгән әби калмады”

Моннан 3-4 ел элек җырчы Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә сирәк күренә башлады, хәтта Казандагы концертын күчергән иде ул. Җырчы шәхси тормышы турында беркемгә берни дә сөйләмәде. Ләкин соңыннан билгеле булганча, ул авыру әнисен караган. Кызганычка каршы, Флүрә ханымны коткара алмаганнар, яман чир аны алып киткән. Бу хәлләргә шактый вакыт узса да, Дилә бары хәзер генә ул чакларны искә төшерергә үзендә көч тапты. Җырчы газиз әнкәе турында сөйләгәндә, әрнүен, күз яшен тыя алмады... Игътибарыгызга Дилә Нигъмәтуллина белән эксклюзив әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «Бармаган җир, очрашмаган кеше, өшкермәгән әби калмады”

- Дилә, эстрададан югалып торуың күп вакытыңны әниең белән үткәрүгә бәйле булдымы?

- Берничә ел элек, чынлап та, эстрададан югалып тордым. Иҗатымны күзәтеп баручылар белә: безнең әниебез чирләде. Ел ярым гаиләбез шушы көчле авыру белән көрәште. Бик күп көч түгелде. Бу теманы беркайчан да күтәрмәдек, үземнең дә искә төшерәсем килмәде. Бүген беренче тапкыр сөйлим. Дөресен генә әйткәндә, әтинең күңеле әле дә тынычланмады. Озакламый 70 яшен тутыра. Пенсия яшендә булуга карамастан, әле дә эшли. “Эшкә бирелеп кенә бераз онытыла алам”, - ди. Ул әнине бик яратты, аларның мөнәсәбәтләре дә үзенчәлекле, кызык иде. Әти әнигә басудан чәчәкләр җыеп алып кайта иде. Кайгы һәрвакыт кинәт килә, бигрәк тә безнең гаиләгә көтелмәгән булды. Чәчәк атып матур гына яшәгән хатын-кызның кинәт чирләп китүе авыр хәбәр булды. Әни миңа Сәфинә белән дә бик ярдәм итә иде. Көчебездән килгәнчә, әнинең гомерен сузарга тырыштык. Аны дәвалап булмый иде, табиб 3 ай гомере калуы турында әйтте. Ләкин рак шундый нәрсә ул, кеше 3 айдан да озаграк яшәргә мөмкин. Тормышының сыйфатын максималь рәвештә яхшыртырга теләдек. Аның авыруы бик прогрессив булды, аяклары йөрми башлады, бөтен җирдән сөякләре сынды. Бер ел эчендә 3 тапкыр озак вакыт хастаханәдә ятып чыктык. Андый авыруны каравы бик авыр, караган кеше генә белә. Монда психолог та, табиб та булырга кирәк. Мин ул вакытта бик күп материаллар укыдым, психологка йөри башладым. Бөтенләй ычкынып китмәс өчен психолог ярдәм итә иде. Шулай да эстрададан бөтенләй үк китеп бетмәдем, чыгышларны, концертларны киметтем. Бала да кечкенә иде, еш чыгыш ясарга мөмкинчелек булмады. Аннан соң финанс ягы да бар бит әле. Әнине дәвалаганда, бик күп акча китте. Медикаментлар бик кыйбатлы, кечкенә генә ампула да 150шәр мең сум тора иде.

- Ни өчен әниеңә ярдәм йөзеннән акча җыймадыгыз, хәйрия концерты оештырмадыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, мин аңа тәкъдим итеп карадым, әни каршы килде. Әле ул чакларда хәйрия концертлары бик үткәрелми иде. Алар соңгы елда гына популярлашып китте. Дүрт ел элек аларны оештырмыйлар иде. Әнинең бу теманы күтәрәсе килмәде. Журналистлар язар, дип каршы килде. Без акча түккәндә дә, анда эчке каршылык барды, читенсенде ул. Бу каршылык аның авыруына тискәре йогынты ясый иде. Атнага ике тапкыр анда шашыну өянәге булып ала иде. Метастазалары баш миенә киткән иде инде. Табиб мондый хәлләрнең булырга мөмкинлеген кисәтеп куйды. Әнинең депрессия халәте бик авыр булды.



- Флүрә апаны хосписка урнаштыру мөмкинлеге булмадымы?

- Нигә бездә хоспислар юк икән, дип уйлый идем мин. Ләкин белешә торгач, Анжела Вавилова хосписы барлыгын белдем. Анда урыннар бик чикле, бик аз. Без андый хосписка ятуны хәтта планлаштырмаган да идек. Бу темага бик күп укыгач, шуны аңладым, Россиядә онкология хастаханәләрендә психологлар юк. Бар алар, ләкин ул дәрәҗәдә эшләмиләр. Без әнине Израиль яисә Германиягә җибәрергә уйлаган идек. Әмма табиб: “Кузгатсагыз, бөтен җире сынып бетә, хәле тагын да начарланырга мөмкин. Ул даруларны Казанга кайтартып, дәваларга да була”, - диде. Безнең табиб әйбәт иде, без аңа бик рәхмәтле. Һәрвакыт күрешеп, очрашып, күңелләрне тынычландыра иде. Ул вакытта бармаган җир, очрашмаган кеше, өшкермәгән әби калмады. Нинди мөмкинчелек бар, барысын да сынарга тырыштык. Ярдәм итәр, дигән өмет белән яшәдек. Хәтерлим, ул чакта Жанна Фриске чирли иде, ләкин миллионлаган акча түксәләр дә, аны саклап кала алмадылар. Миңа бу темага сөйләргә, фикерләремне тупларга бик авыр миңа. Мин һәрвакыт әни белән булырга тырыштым. “Миңа һава җитми” дигән сылтау белән авылга кайтыйк, дия иде. Кайвакыт атнага ике тапкыр авылга кайта идек. Кулымда – күкрәктән дә аерылмаган кечкенә бала... (Күзләреннән ташып чыккан яшь Диләгә сөйләргә комачаулады, берникадәр тынлыктан соң ул дәвам итте). Булат та гел янәшәбездә булды. Тик хатын-кызны кыз бала караса уңайлырак. Урын өстендә яткан авыруны ничек карарга кирәклеген үзегез беләсез, аны ир-ат карый алмый. Гомере буе мәктәптә эшләгән, завуч булган, интеллигент булган әнигә, аның сүзләренчә, безне шулай газаплавын күрү психологик яктан авыр булды. Ул күп укыды, әти белән һәрвакыт төрле сәяси темаларга бәхәсләшәләр иде. “Болай ятканчы, үлсәм ярар иде. Болай яшәп булмый, миңа берәр укол ясагыз”, - дия иде әни. Бу сүзләрне ул әнә шул шашынган чакларында гына әйтә иде. Кайвакыт химиотерапияләрдән соң хәле яхшырып китә иде, ләкин бу күренеш озакка бармый иде. Әнинең сеңелләре дә ярдәм итте. Ул чактагы кайбер әйберләрне бөтенләй хәтерләмим, барысы да куркыныч төш кебек, томанда йөргән кебек.

- Хәзер әтиең кайда яши?

- Әти моңа кадәр дә Казанда эшли иде. Берничә ел шулай эшләгәч, әни белән Казанда арендага фатир алдылар. Ләкин көтмәгәндә әти аягын сындырды. Аңа операция булганнан соң, әтине үземә алып кайттым. Һәм шул вакытта әнинең яман чир белән авыруын белдек. Икесе дә бер вакытка туры килде, минем фатир тернәкләндерү үзәгенә әверелгән кебек булды. Әни аягын сындырып, хастаханәгә эләккәч, әти аксап булса да йөри башлаган иде инде. Әти безнең концертта җырларга тиеш, ләкин “җырламыйм” диде. Нәтиҗәдә без аны җырлаттык. Әти тернәкләндерү үзәкләренә йөреп, гимнастикалар ясап, үз өстендә эшләп аягына басты. Хәзер йөгереп йөри, сөбханалла.



- Дилә, сәхнәгә яңадан кереп китү кыен булдымы?

- Без бөтенләй китеп тә бетмәдек, бары тик ритм алмашынды. Дөресен генә әйткәндә, бала тапкач, мин әле күбрәк эшләгәнмен икән. Миңа әни, каенана һәрвакыт ярдәм итте. Әни урын өстендә яткач, ул елны концерт куймыйбыз, дигән карарга килдек. Мин бик арыдым, сыгылган лимон кебек идем. Эшләргә хәл дә, кәеф тә юк иде. Ә иҗат итәргә теләк кирәк. Үзеңне мәҗбүриләп иҗат итеп булмый. Мин болай да булдыра алганча үземне сыктым. Мин бу проблемалардан бераз гына арынып тору өчен генә чыгыш ясарга бара идем. Хастаханәдә – әни, өйдә – бала, ике арада чабып йөрдем. Кайвакыт әнинең хәле уңай якка үзгәрә иде. Табиб та “бәлки терелер”, дип уйлады. Ләкин өметләр акланмады. Үзем психологка йөргәч, әнине дә шунда алып барырга теләдем. Ә әни ул чакта таякка таянып кына йөри ала иде инде. “Юк, кеше көлдереп йөрмим”, - диде. Ул һәрвакыт чибәр булып йөрергә ияләнгән иде. Ул көрәшмәде. Аның көрәшергә хәле, энергиясе калмагандыр дип уйлыйм.

- Ә шулай да олы хәсрәттән чыгарга сиңа нәрсә ярдәм итте?

- Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер. Әнинең китүен мин бик авыр кичердем. Соңгы ике елда әни белән тагын да якыйнайган идек. Мәктәптә укыганда, әни – бөртөрле, олыгая бара әнинең мәгънәсе икенче төрле була башлый икән. Ул тагын да кадерле була. Ә инде үзең әни булгач, ул тагын да кадерле кешеңә әйләнә. Үзеңнең гаиләңне коргач, әни белән еш күрешеп булмый. Кайтканда, утырып чәй эчәсең, хәл-әхвәл турында сөйләшәсең. Кайвакыт мунчага бергә кергәч, серләшеп аласың. Ә монда без көне-төне бергә булдык. Әни киткәннән соң, бер ел буе РКБның парковкасына керә алмыйча йөрдем. Үземә барырга кирәк, парковкага керүгә елый идем. Аннан соң башка хастаханәләргә йөри башладым. (Дилә күңеле тулып елап җибәрде). Минем болай елап утырганым юк иде, бу хәлләрдән соң елакка әйләндем...

Флүрә Рәүф кызы Нигъмәтуллина 1953 елның 30 ноябрендә туган. Гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган: рус теле һәм әдәбияты укытучысы, завуч булып эшләгән. Яман чир белән авыруын бик соң, мәкерле чир дүртенче стадиядә булганда гына белгәннәр. Быел апрель аенда Флүрә апаның арабыздан китүенә ике ел булды.

Флүрә ханымның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә, рухы шат булсын!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100