Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: «Баланы татарча сөйләштерү өчен каты ысуллар да кулланабыз»

Җырчы үзен постларын русча язганга тәнкыйтьләүчеләргә җавап кайтарган.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: «Баланы татарча сөйләштерү өчен каты ысуллар да кулланабыз»
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда үзенең язылучыларына җавап посты урнаштырган. Дилә инстачылардан килгән смсларның нинди эчтәлектә булуын язып чыккан. «Постларыгызны татарча языгыз инде. Сторисларда татарча сөйләгез инде. Сез бит татар эстрадасы җырчысы, оят түгелме? Сезне бит балалар да укый! Нинди үрнәк күрсәтәсез!» — дип хатлар җибәрәләр икән җырчыга.

«Беренчедән, бу минем инстаграм һәм нинди телдә язарга телим — шулай язам. Икенчедән, балаларыгызга мин түгел, ә әти-әни үрнәк булып торырга тиеш. Җаваплылыкны башкаларга йөкләмәгез! Минем балам татарча сөйләшә. Әйе, мин аны мәҗбүри сөйләштерәм һәм кайвакыт катырак ысуллар да кулланабыз. Ләкин анысы да минем эш!

Җәмәгать, телне саклауда хәзер бик күп эшләр алып барыла. Әмма бүгенге көндә без шундый заманада яшибез — татар телен өйдә сөйләшеп кенә саклап калып була.

Ә ниндидер җырчы яисә блогер белән генә ситуацияне артык үзгәртеп булмас. Мин, җәмгыяви эшләргә килгәндә, булдыра алган кадәр үз өлешемне кертәм. Минем позиция үзгәрмәде. Туган телне белергә, туган телдә сөйләшергә, туган телне сакларга кирәк», — дип яза Дилә.

«Ике телегез дә бай, әдәби, күпләргә үрнәк!», «Ничек язу һәм, әлбәттә, сөйләшү — сезнең эш! Иң мөһиме, сез җырлаганда матур, чиста, аңлаешлы итеп җырлыйсыз», «Балалар да укый дигән кешеләргә сорау бирәсе килә, нәрсә калган кечкенә балаларга инстаграмда!» — дип комментарийлар калдырган халык. Араларында Диләнең русча постларын күбрәк ошатучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100