Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диләгә: «Сезнең әтиегез Нәфкать Нигъмәтуллин түгелмени?»

Җырчы инстадусларына әтисен күрсәтте.

news_top_970_100
Диләгә: «Сезнең әтиегез Нәфкать Нигъмәтуллин түгелмени?»

Дилә Нигъмәтуллина инсталентасына, туган көне белән котлап, әтисе белән төшкән фотосын куйган. Ә Диләнең язылучылары арасында аны  җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин кызы дип уйлаучылар булган икән. Фотода башка әти күреп: «Сезнең әтиегез Нәфкать Нигъмәтуллин түгелмени?» — дип,  кайберәүләр шаккаткан. 

«Уф, үтерәсез», — дип елмайган Дилә. «Ә кем белгән аны, гарантия биреп булмый», — дигән берсе. 

Калган инстадуслары Диләнең әтисе Җәүдәт абыйга бәхетле, озын гомер теләгәннәр. Булат белән Диләнең әтиләренә охшауларын билгеләп үткәннәр. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Минем әтием❤️ Аның бүген туган көне! Дөресрәге паспорт буенча 18.06.1951 елда , ә чынбарлыкта 1950 нче елда май башында туган булган икән. Аны безгә әби үлер алдыннан гына әйтте. Мин белә идем иде, элек авылларда бала тугач соңрак яздырганнар. Әмма безнеке бер елга кадәр үк сузылган? Без инде ел саен баребер паспорт буенча үткәрәбез. Алла бирса, юбилеен да бу пандемиялар беткәч, исән-сау булып, киләсе елларга үткәрергә язсын?? ⠀ P.S. Башка елларны бу вакытта Сабантуйлар гөрли иде. Ел саен аның туган көнен чын бәйрәм рухында үткәрә идек. Быел бит инде елы шундый сәер... Эшләр әле бик каты-абзар сүтәләр. Эшләгән җиреннән өзеп, тиз генә фотога төшеп алдык☺️ ⠀ Озак яшә, сәламәт бул, "Юллар, юллар" җырының сүзләрен өйрәнеп бетер☝?? Яратабыз, Әтием! ❤️

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100