Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дикая Роза» һәм «Богатые тоже плачут» сериалы йолдызы вафат

Мексика артисты Малени Моралес яман шеш белән авырган булган.

news_top_970_100
«Дикая Роза» һәм «Богатые тоже плачут» сериалы йолдызы вафат
Владимир Васильев

Мексика артисты Малени Моралес вафат булган. Ул Россия тамашачысына «Дикая Роза» һәм «Богатые тоже плачут» сериаллары аша таныш. Бу турыда Мексика актерларының милли берлегенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Актриса үлеменең сәбәбе әйтелми. Мода кадәр Моралес бер ел элек яман шештән дәваланып терелгән булган.

Милли берлек Моралесның туганнарының кайгысын уртаклашкан.

Малени Моралес (Maleni Morales) 1979 елдан кинода төшә башлый. Мексика-Куба актеры һәм режиссер Отто Сиргога кияүгә чыга, алар 45 ел бергә яши.

Актерлык гомерендә Моралес 11 фильмда уйнаган. «Богатые тоже плачут» сериалында ул Хеорхина – иң усал хатын Эстерның дусты, төп герой Марианнага начарлыклар эшләүче була. «Дикая роза» фильмында Малени Моралес 120нче сериядә Федерико Роблесның сөяркәсендә ролендә күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100