news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диетолог: «Тиз-тиз ашау сәламәтлеккә зыянлы»

news_top

Диетолог Вагнер дос Рейс ризыкны тиз ашау гадәте сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип белдергән. Бу хакта «Радио 1» хәбәр итә.

Белгеч аңлатканча, кеше ашыкканда ризыкны азрак чәйни. Нәтиҗәдә, ашказанына зур ризык кисәкләре эләгә, аларны эшкәртү өчен ашкайнату системасына күбрәк көч куярга туры килә. Бу исә уңайсызлык тудырырга мөмкин.

Табиб сүзләренчә, ризыкны тиз ашау, ашаганда сөйләшү һәм ризыкны тиешенчә чәйнәмичә йоту организмга һава күбрәк керүгә китерә. Бу, үз чиратында, кикерү һәм эч күбү кебек билгеләрне барлыкка китерә. Моннан тыш, әлеге гадәт артык күп ашауга да сәбәп булырга мөмкин, дип билгеләп үткән ул.

Тую хисе ашкайнату системасыннан баш миенә килгән сигналларны да үз эченә алган физиологик механизмнарга бәйле. Бу сигналлар шунда ук килеп җитмәгәнлектән, ризыкны тиз ашау организмның инде җитәрлек күләмдә ризык алуын аңлауны кыенлаштыра, дип нәтиҗә ясаган дос Рейс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар