news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диетолог көн дәвамында туклануның иң кулай тәртибен атады

news_top

Диетолог Максим Лисовский көн дәвамында туклануның иң уңайлы тәртибен атады. Бу хакта Life.ru яза.

Табиб иртәне 1 стакан җылы су белән башларга киңәш итә. Аның сүзләренчә, иртәнге ашны уянганнан соң 1 сәг эчендә ашарга кирәк. Җиңел ризыкларга өстенлек бирегез, мәсәлән, омлет яки эремчек.

Диетолог шулай ук көненә 5–6 тапкыр ашауны күздә тоткан аз-азлап туклануның популяр булуына игътибар итә. Лисовский ассызыклаганча, артык авырлык җыелмасын өчен, ашаулар арасында кимендә 3–4 сәгать вакыт булырга тиеш.

Кичке ашны йокларга ятарга 4 сәг кала планлаштырырга киңәш ителә. Әгәр кич белән ачлык сизелсә, 1 стакан кефир эчәргә мөмкин, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар