news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диетолог балыкны атнага ике-өч тапкыр ашарга киңәш итте

news_top
Диетолог балыкны атнага ике-өч тапкыр ашарга киңәш итте
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Балык – туклану рационындагы иң кыйммәтле продуктларның берсе. Бу турыда «Сәламәт туклану» фәнни-тикшеренү үзәгенең башкарма директоры, диетолог, гастроэнтеролог Нурия Дианова сөйләде, дип хәбәр итә «Радио-1» порталы.

RT телеканалы белән аралашканда ул балыкның майлы төрләрендә омега-3 май кислоталары күп булуын аңлатты. Бу кислоталар яшерен ялкынсыну процессларын киметә, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый һәм баш миенең когнитив функцияләрен яхшырта.

«Йөрәкне һәм кан тамырларын мөмкин кадәр саклау өчен майлы төрләрне – сөләйман балыгы (лосось), скумбрия, май балыгы (сельдь), сардина яки палтусны сайларга кирәк. Әгәр максатыгыз авырлыкны контролдә тоту яки диетик туклану булса, треска, минтай, хек, судак, пикша яки камбала кебек майлы булмаган балык яхшы булыр», – дип аңлатты Нурия Дианова.

Шул ук вакытта диңгез балыгында калкансыман биз өчен файдалы булган йод та бар. Диетолог балыкның төрле төрләрен чиратлаштырып, аны атнага ике-өч тапкыр ашарга киңәш итте.

Медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Маргарита Королёва Җәмәгатьчелек яңалыклары хезмәтенә (Общественная Служба Новостей) ашамлыкларның организмны энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә тиешлеген сөйләде. Моның өчен рационга эшкәртелмәгән бөртекле продуктларны, сезонлы яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне, итне, балыкны һәм башка бик күп нәрсәләрне кертергә мөһим.

«Күпчелек ашамлыкларда организм өчен файдалы компонентлар югала. Ак дөгедә үсемлек җепселләре юк, ул составы буенча буш продукт. Ак икмәк һәм югары сортлы оннан ясалган башка эшләнмәләр дә шундый ук», – дип аңлатты белгеч.

Маргарита Королёва әйтүенчә, кешенең иммунитеты эчәклек микробиомының хәленә бәйле. Аны клетчатка һәм туклану җепселләре белән тукландырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, диетолог көрпәле икмәк, эшкәртелмәгән бөртекле макароннар, көрән яки кызыл дөге, яшелчә һәм яшеллек сайларга киңәш итте. Белгеч сүзләренчә, бу продуктлар рационны клетчатка, минераллар, витаминнар һәм антиоксидантлар белән баетачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар