news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диетолог бәйрәм көннәрендә баллы ризыкларны артыгы белән ашауның куркыныч якларын әйтте

news_top

РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы доценты Анастасия Лебедева RT белән әңгәмәдә татлы ризыкларны чамадан тыш күп куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

Беренчедән, табында баллы ризыкларның артык күп булуы кандагы шикәр күләмен кискен күтәрә. Моңа җавап итеп, организм инсулинны күпләп эшләп чыгара. Нәтиҗәдә – энергия башта кискен арта, аннары тиз төшә. Бу хәл ару-талу, ярсучанлык яисә баш әйләнү белән тәмамланырга мөмкин. Диабетка һәвәслеге булган яки матдәләр алмашы бозылган кешеләр өчен бу – аеруча куркыныч.

Икенчедән, татлы ризыкларның артыгы ашкайнату системасына тискәре йогынты ясый. Карында уңайсызлык барлыкка килә, эчәк микрофлорасы бозыла. Ә нәкъ менә эчәкләрнең торышы иммунитетка һәм гомуми хәлгә турыдан-туры тәэсир итә.

Өченче куркыныч – тешләр һәм казналар өчен зыяны. Конфетлар, шоколадлар, пирожныйлар кариес һәм ялкынсыну тудыручы бактерияләр өчен уңайлы мохит барлыкка китерә, бигрәк тә ашаганнан соң тешләр чистартылмаса.

Дүртенчедән, татлы ризыкларны даими рәвештә артык ашау артык авырлыкка, холестерин дәрәҗәсе күтәрелүгә һәм метаболик синдром үсешенә китерә. Бәйрәмнең берничә көнендә генә дә шикәрнең артык күп булуы бавырга һәм ашказаны асты бизенә җитди йөкләнеш бирә.

«Белгечләр чама хисен сакларга һәм алдан планлаштырырга киңәш итә. Татлы ризыкларны кечкенә порцияләр белән ашарга, аларны аксым, май һәм клетчатка белән бергә кулланырга кирәк, болай иткәндә, шикәр әкренрәк үзләштерелә. Су эчүне дә онытырга ярамый», – дип йомгаклады Лебедева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар