Диетолог Айгөл Фазлыева: «Су эчү - 120 авырудан дәва»
Һәркем идеаль фигура турында хыяллана. Кемдер стресс кичереп ябыга, кемдер диеталарга утыра. Организмга зыян китермичә генә ябыгып буламы? Диетолог Айгөл Фазлыева ябыгу серләре, иң файдалы һәм иң зыянлы ризыклар турында «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага сөйләде.
«Кичке ашны төнгә каршы ашау йокының сыйфатын киметә»
Айгөл, күпчелек хатын-кыз һәм хәтта ир-атларны кызыксындырган сорау: спорт белән шөгыльләнмичә генә ябыгырга мөмкинме?
Мөмкин, чөнки матур булуның да, сәламәтлекнең дә 80 проценты дөрес ашаудан тора. Иртәнге аш җитәрлек күләмдә аксым, катлаулы углевод, клетчатка һәм файдалы майлардан торса, көнегез уңышлы булыр. Шуңа күрә көндезге аш та, кичке аш та вакытында ашалырга тиеш. Шул рәвешле, тиз үзләштерелә торган һәм югары калорияле ризыкларны ашарга теләк тумаячак. Спорт белән дә шөгыльләнү өстәлсә, нәтиҗәгә тизрәк ирешә алачаксыз.
Кичке алтыдан соң да тукланучы кешеләрнең матур, ябык формада булуларын күреп, таң каласың. Бу бигрәк тә артистларның яшәү рәвешенә бәйле: кичен генә кайтып, төнлә ашап, төнлә йокларга ята алар. Бу нәрсәгә бәйле? Алтыдан соң ашарга ярамый дигән сүз миф булып чыга түгелме?
Кайбер кешеләрнең матдәләр алмашы тизләштерелгән, шуңа күрә алар кичке алтыдан соң ашасалар да матур һәм ябык булып кала ала, ләкин шуны әйтергә кирәк: төнгә каршы ашау йокының сыйфатын киметә. Артистларга килгәндә, вакытлары тыгыз булганлыктан, алар спортка күбрәк әһәмият бирә. Йокы вакытында организм күзәнәкләрен яңарта, ул ризык үзләштереп ятарга тиеш түгел. Ятарга 3-4 сәгать кала ашау яхшы.
«Баллы һәм майлыны ашамыйм, чөнки тазарта» — бу фразаны һәр хатын-кыз авызыннан диярлек ишетергә туры килә. Баллы һәм майлы чыннан да организмга зыянлымы?
Артык баллы һәм дөрес булмаган майлар ашказаны-эчәк трактына зыян гына сала. Баллы ризыклар шикәр авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Зарарлы майлар организмда төрле ялкынсынуны барлыкка китерә. Дөрес майлар исемлеген тәкъдим итәм: җитен, зәйтүн, кокос, кайнатылган сыер майлары. Алар организмга ялкынсынуга каршы торырга булыша, энергия бирә.
Баллы ризыклар инсулин күләмен уйната. Шунлыктан тагын да баллырак ризыклар ашарга теләк туа, кеше югары калорияле ашамлыклар сайлый башлый. Кеше организмына җитәрлек күләмдә витаминнар, микроэлементлар керсә, мәсәлән, шоколад ашыйсы килмәячәк. Монда үз-үзеңне кулга алырга гына кирәк.
«Иң яхшысы — тулыландырылган ашау режимы»
Кайбер кешеләр су яки кефир диетасында утыра. Сыеклыкта гына утыру организмга кинәт стресс булмыймы?
Организм стресс кичерә. Су диетасына килгәндә дә үзеңне бар яклап әзерләү зарур, шул исәптән психологик яткан да. Ул интервал белән булырга тиеш, һәр кешегә дә килешмәскә мөмкин. Иң яхшысы — диетолог яки үз табибың белән киңәшләшеп эш итү. Кефир диетасы берәүгә дә килешми, чөнки организм гел-гел сөт ризыкларын кабул итеп бетерми. Икенчедән, яшь вакытта кефир диетасында утырганнан соң витамин һәм бүтән микроэлементлар җитенкерәми. Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясасак, иң яхшысы — тулыландырылган ашау режимы.
Көн дәвамында аз порцияләр белән ашап, диета тотучылар да бар. Бу да һәр кешенең организмыннан тора.
Хатын-кызларга карата актуаль сорау: бала тапканнан соң тиз генә ябыгу яки кире үз формаңа кайту өчен нишләргә?
Бала ананың карынында булган вакытта ук диета тоту хәерле. Югары аллергенлы ризык дерматит, бронхиаль астма кебек авырулар барлыкка китерергә мөмкин. Баланы дөрес һәм сәламәт итеп табып үстерер өчен витаминнар һәм минералларга бай булган ашау рәвешенә зур әһәмият бирергә кирәк. Бала тапканнан соң да диета тоту хәерле.
Кайчак камыр ризыклары, майлы ашлар, кыздырылган ризыклар ашыйсы килә. Шушы ашыйсы килү теләген туктатып буламы?
Хатын-кыз матур һәм сәламәт булырга теләсә, максат куя икән, камыр ризыкларыннан тыелырга җиңелрәк була. Иң мөһиме — максат куярга.
Ябыгыр өчен төрле коктейльләр, чәйләр тәкъдим итәләр…
Коктейльләрнең дә, чәйләрнең дә файдасы бар. Аларның төп максаты — калорияне киметү. Һәрберсе үзенчәлекле, төрле. Кемгәдер килешергә яки килешмәскә мөмкин.
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар ябыга башлаганда еш кына гәүдәләренә зыян килә. Мондый очрак булмасын өчен, ничә яшькә кадәр ябыгып бетү хәерле?
Яшь кешеләргә дә, олы кешеләргә дә ябыгу файдалы. Табиб белән киңәшләшеп, ашказанының кислотасын тикшертергә кирәк. Аның рөхсәте белән, аксымлы ризыкларга өстенлек бирү отышлы булыр. Биохимик анализ ясалганнан соң нәтиҗәләр чыгарыла. Ашказанында кислота күп булса, димәк, аксымлы ризыклар начар үзләштерелә дигән сүз. Эчәклектә аксымлы ризыклар үзләштерелми, шунлыктан бактерияләр арта. Диета кешенең ризыкны чәйнәвенә һәм ашказанының эшкәртелүенә карап төзелә.
«Су эчү — 120 авырудан дәва»
Тазармас өчен табынны ничек корырга?
Өстәл янына утырырга 30 минут кала ике стакан су эчегез. Су эчүне 120 авырудан дәва дип әйтәләр. Ашаганнан соң 30-40 минут үткәч су йотып кую да әйбәт. Табынны әзерләгәндә югары калорияле, майда кыздырылган ризыкларны киметеп, өстәлгә яшелчәләр, җиләк-җимешләр куеп, ризыкларны тәмләткечләр белән әзерләсәгез, организмыгыз рәхмәт әйтәчәк. Күбрәк биеп, урамга чыгып йөреп керү, һава сулау да файдага булыр.
Зыянлы ризыклар:
1. Фастфуд (тиз әзерләнә торган ризык)
2. Туңдырма
3. Сөтле шоколад
4. Кибеттә сатыла торган баллы сулар
5. Составына транс-майлар кушылган печеньелар
6. Колбаса, сосискалар
7. Әче камырдан пешерелгән ризыклар
8. Чистартылган май
9. Майонез
10. Майда кыздырылган ризыклар
Файдалы ризыклар:
1. Яшелчәләр
2. Җиләк-җимешләр
3. Җитен, зәйтүн, кабак, кокос майлары
4. Чикләвекләр
5. Экологик чиста һәм дөрес үстерелгән кош-корт һәм хайван итләре
6. Субпродуктлар (хайваннарның эчке органнары)
7. Балыклар
8. Әчетелгән кәбестә, кыяр
9. Гөмбәләр
10. Җитен орлыгы, көнбагыш, көнҗет һәм башкалар.