Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диетолог: «Әгәр бала 5-7 генә продукт ашый икән, психиатр консультациясе кирәк»

Табиб-диетолог, Россия милли диетологлар ассоциациясе әгъзасы, Россия нутрициологлар, диетологлар һәм азык-төлек индустриясе белгечләре берлеге әгъзасы Гүзәл Овчинникова ата-аналар өчен оештырылган очрашуда балалар сәламәт булып үссен өчен аларны ничек һәм нәрсәләр белән тукландырырга кирәклеген сөйләде.

news_top_970_100
Диетолог: «Әгәр бала 5-7 генә продукт ашый икән, психиатр консультациясе кирәк»
Фото: chelny-izvest.ru

Балалар озак вакыт ашамый торырга тиеш түгел

Әти-әниләр алдында чыгыш ясаганда, табиб-диетолог Гүзәл Овчинникова балалардагы авырулар структурасында ашказаны-эчәк тракты авырулары дүртенче урында торуын әйтте. Күп кенә балалар мәктәпләрдә ашаудан баш тарта, әмма кечкенә яшьтә ашау арасында зур аралар булырга тиеш түгел.

«Кичә миңа 14 яшьлек пациент килде. Ул, тазарырга теләмәү сәбәпле, мәктәптә бөтенләй ашамый икән. Иртәнге ашны 7.30да ашый, аннары 15 сәгатьтә генә ашый. Ашау арасында мондый озын аралар 10 ел эчендә кызда үт куыгында таш барлыкка килү авыруына китерәчәк. Шуңа күрә балагыз мәктәптә ашамый икән, аңа үзе белән ашарга биреп җибәрегез», – дип киңәш итә Гүзәл Овчинникова.

Балаларның туклану режимы

Беренче сменада укучылар өчен:

7.00-8.00 – иртәнге аш,

10.00-11.00 – икенче иртәнге аш,

12.00-14.00 – төшке аш,

18.00-20.00 – кичке аш.

Икенче сменада укучылар өчен:

8.00-8.30 – иртәнге аш,

12.00-12.30 – төшке аш,

16.00-16.30 – икенче төшке аш,

18.30-20.30 – кичке аш.

Диетолог әйтүенчә, баланың кичке ашы соң булырга мөмкин, ләкин ул җиңел булырга тиеш. Иртәнге ашта эремчек ише генә әйбер ашау җитәрлек түгел, бу – салкын ризык. Әгәр бала сәламәт икән һәм аңа симерү янамый икән, иртәнге аш өчен шикәрсез ботка пешерергә, аңа сыр, чикләвек һәм җиләк-җимеш өстәргә була, шул чакта тәлинкәдә майлар да, углеводлар да, аксым да булачак.

Диетолог үт куыгы эшенә аерым игътибар бирә.

«Әгәр бала яшелчә ашамаса, аның рационында файдалы майлар булмаса, һәм ул җитәрлек күләмдә су эчми икән, аның үт куыгы бары тик үт суы туплаячак, ул китмәячәк, аннары ул шунда утырып калачак, һәм ташлар барлыкка киләчәк. Таш табылган иң беренче пациентым 5 яшендә иде», – ди ул.

Чәй һәм эчемлекләрне диетолог кечкенә чынаяктан эчәргә киңәш итә, балаларны зур күләмгә өйрәтергә кирәкми. Балага шикәр аз күләмдә бирелергә тиеш.

Балаларга мөмкин кадәр төрле тәмнәрне татып карарга тәкъдим итегез

2 яшьтән балалар инде тәм-томнарны аңлый башлый. Әгәр дә аларга үзләре теләгәнне генә бирсәк, туклану режимы бозылачак, ул төп ризыкларны ашарга теләмәячәк, ди табиб. Шуңа күрә 2 яшьтән үк баланың ашау гадәтләренә игътибар итәргә һәм аңа ризыкның киң ассортиментын татып карарга тәкъдим итәргә кирәк.

«Әгәр бала берәр продукттан баш тартса, аңа ким дигәндә 20 тапкыр бу продуктны башка ризыклар белән бергә төрлечә пешереп биреп карарга кирәк. Ризыкны бергәләп әзерләргә мөмкин, бу – кызларга да, малайларга да кызык. Балаларның ашау гадәтләре ата-аналарына бәйле, һәм өйдә ниндидер ризык ашамасалар, баланы да аңа өйрәтү авыр булачак. Әгәр бала 5-7 ризык кына ашаса, монда психиатр консультациясе кирәк. Һәм аңа мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз, бу беркайда да теркәлми», – ди Гүзәл Овчинникова.

Диетолог шулай ук бөтен гаилә белән өстәл артына җыелырга киңәш итә. Чөнки бала әнисе һәм әтисенең тәлинкәсендә ни булуын күрмәсә, гадәти ашау тәртибен тәрбияләү мөмкин түгел.

Балаларда олылар диеталары белән эксперимент ясарга ярамый. Глютенсыз һәм сөтсез яшәү хәзер модада, ләкин кечкенә бала сөт белән бик яхшы протеин ала, кәҗә сөтен сайлау яхшырак. Шулай ук диетолог рационнан глютенны бөтенләй алып атмаска, ә аның күләмен көйләргә киңәш итә. Балаларда вегетарианлык хупланмый.

Шулай ук баланы кечкенәдән кафеларда ашарга өйрәтергә ярамый, анда тоз һәм шикәр күп кулланылганга, һәрвакыт тәмлерәк тоела.

Диетолог ата-аналарга ашау көндәлеген алып барырга киңәш итә. Шулай итеп, рационда нинди ризыклар булмавын, ә кайсылары артык күп икәнен күрергә мөмкин. Табиб, шулай ук, балаларда калкансыман биз һәм тимер дәрәҗәсен контрольдә тотарга киңәш итә.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100