40 яшьтән соң матдәләр алмашы кискен акрынаймый, әмма организмда үзгәрешләр бара. Бу хакта табиб-диетолог Марьяна Джутова сөйли. «Радио 1» шул хакта яза.
Аның сүзләренчә, яшь барган саен мускуллар массасы кими, физик активлык дәрәҗәсе түбәнәя, гормональ фон үзгәрә. Хатын-кызларда бу процесслар перименопауза һәм менопауза чорында аеруча сизелә. Нәтиҗәдә, организмның энергия сарыф итүе кими.
Шул ук вакытта авырлык арту һәрвакыт матдәләр алмашының акрынаюы белән генә бәйле түгел. Тән авырлыгына стресс, дарулар кабул итү һәм калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуы да йогынты ясый, дип ассызыклаган белгеч.
Диетолог матдәләр алмашын тизләтүнең могҗизалы ысулларын эзләү урынына организмга энергияне нәтиҗәлерәк сарыф итәргә ярдәм итү мөһимлеген билгеләп үткән. Моның өчен мускуллар массасын сакларга кирәк. Атнага ике-өч тапкыр даими рәвештә көч күнегүләре ясау, җәяү йөрү һәм көндәлек физик активлык интенсив кардио күнегүләренә караганда күбрәк файда китерәчәк.
40 яшьтән соң еш очрый торган хаталарның берсе – рационның калориялелеген кискен киметү. Кырыс диеталар һәм ач тору мускуллар массасы югалуна, арыганлыкка һәм соңыннан яңадан авырлык артуга китерергә мөмкин.
Белгеч организмны тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итәргә, аксым, яшелчә, клетчатка һәм файдалы майларны җитәрлек күләмдә кулланырга киңәш иткән.
Әгәр тән авырлыгы бернинди ачык сәбәпсез арта башласа, табиб калкансыман биз эшчәнлеген, кандагы глюкоза дәрәҗәсен һәм липидлар күләмен тикшерү өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Хатын-кызларга шулай ук менопауза белән бәйле үзгәрешләрне дә исәпкә алырга кирәк, дип өстәгән табиб.